
Татар теле - татарларның милли теле, Татарстан Республикасының дәүләт теле, һәм Россия Федерациясендә таралуы һәм сөйләшучеләр саны буенча икече урында торучы милли тел. Төркителләрнең кыпчак төркеменә керә (Алтай телләре гаиләсе).
Татар теле Татарстанда, шулай ук Башкортстанын үзәк хәм көнбатыш өлешләрендә, Удмуртиянең кайбер районнарында, Мордовиядә, Чувашиядә, Чиләбе өлкәсендә, Самара, Әстерхан, Саратов, Нижегородск, Пемза, Рязань, Тамбов, Курган, Томск якларында, Пермь өлкәсендә, шулай ук Үзбәкстан, Казахстан, Әзербайҗан, Кыргыз, Таджикистан, Төркмән якларында киң таралган.
Татар теле шулай ук башкортлар, русслар, чувашлар марыйлар һәм тагын берникадәр Россия халкы арасында таралган.
Татар теленә сәяхәт (экскурс)
Юнеско игълан иткән магълүматлага караганда, татар теле, үзенең дөрес куелышы,аңлашылучанлыгы буенча дүртенче урында тора. Бу күзлектән караганда, ул компьютер теле булып кулланыла ала.Татар телен белү барлык Төрек милләтендәге кешеләр белән аралашырга мөмкинчелек бирә , дөньяда ул 14нче урынны биләп тора.
Әдәби татар теленә нигез салучы булып Габдулла Тукай тора. Искечә һәм заманча татар телендә, Кол Гали, Мөхәммәдъяр, Х.Фәизханов, Ш.Мәрҗәни, Г.Тукай, Ф.Әмирхан, һәм тагын бик күп шагыйрьләр һәм язучылар,галимнәр һәм мәгърифәтчеләр калдырган бик күп нәфис,тарихи , философик, мәгърифәтле,доньяга фәнни караш тудыручы мирас бар.
19нчы гасырда йозләгән үзлектән өйрәнү өчен , сөйләм телендәге китаплар,тәрҗемә дәреслекләре,уку өчен җыентыклар бастырыла. Аларның күбесе мессионерлар, дини училищелар,академияләр укытучылары төзи. Бу ,рус югары уку йортлары галимнәре , татар галимнәре һәм мәгърифәтчеләре хезмәте нәтиҗәсендә барлыкка килгән бөтен җыентыклар җентекле игътибар һәм өйрәнугә лаеклы.
Халык сөйләмендәге татар теле 3 төп диалектка бүленә:
- көнбатыш (мишәр) диалекты, огуз-кыпчак теле б.н зур элемтәгә ия
- казан (урта) диалекты ( болгар теленең кайбер элементларына ия)
- көнчыгыш (себер татарлары) диалекты. Бу диалект аерым бер тел кебек төзелгән, ләкин, Казан татарларының Себергә күченәләре, һәм политик бәйләнешләр нәтиҗәсендә, урта диалект белән якынлашкан. 13-19 гасырларда татарларда иске татар теле кулланылган.
Татарча алфавит
Заманча татарча кириллица алфавитын барлыкка китергән вакытта, аның нигезе итеп,элеккеге әдәби татар теленекенә охшаган татар-мишәрләр фонетикасы алына .Урта диалектка туры килмәгән Ч(тч), Ң(дң) авазлар һәм хәрефләренең булуы, шулай ук “Щ” хэрефенен булмавы, шуның белән аңлатыла.
Кириллица нигезендәге татар алфавиты:
А а | Ә ә | Б б | В в | Г г | Д д | Е е | Ё ё |
Ж ж | Җ җ | З з | И и | Й й | К к | Л л | М м |
Н н | Ң ң | О о | Ө ө | П п | Р р | С с | Т т |
У у | Ү ү | Ф ф | Х х | Һ һ | Ц ц | Ч ч | Ш ш |
Щ щ | Ъ ъ | Ы ы | Ь ьь | Э э | Ю ю | Я я |