animateMainmenucolor
activeMenucolor
Мәдәният һәм телне саклау, үстерүдә ярдәм итүче «Изге Нур» Хәйрия Фонды

Бөтен дөньяда тел һәм мәдәниятне саклау һәм үстерүгә ярдәм итү!

Укыту һәм тәрбияләү

Барлык чаралар

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны татар мәдәниятенә җәлеп итү

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны татар мәдәниятенә җәлеп итү

Милли тәрбия хәзерге вакытта балалар бакчасы эшендә бик мөһим. Балаларны татар халкының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән таныштырып, без максат куябыз: балаларда туган мәдәнияткә карата ихлас кызыксыну уяту. Балачак-ул чын мәгънәсендә, чын-чынлап чыганакка чуму чоры. Нәфис сүз, музыка, сынлы сәнгать әсәрләре тәрбияне тирән эчтәлекле итеп тулыландыра.

Кече төркемнән башлап без аппликациядә әзер татар милли орнаментын кулланабыз. Ел дәвамында дуслаштыра торган дәресләр үткәрергә кирәк. Татар мәкальләренә, әйтемнәренә, әкиятләренә, хикәяләренә, халык уеннарына, милли киемнәргә зур игътибар бирергә кирәк.

Музыка дәресләрендә балаларны милли уен кораллары, аларның яңгыравы, халык биюе сәнгате белән таныштырырга кирәк. Татар халык җырларын өйрәнергә, милли характерны, колоритны билгеләп үтәргә кирәк.

Татар бәйрәмнәрендә, ярышларда, халык уеннарында фольклор формаларны нәтиҗәле кулланырга кирәк. Алар барысы да милли тәрбия үсешенә уңай йогынты ясый.