animateMainmenucolor
activeMenucolor
Мәдәният һәм телне саклау, үстерүдә ярдәм итүче «Изге Нур» Хәйрия Фонды

Бөтен дөньяда тел һәм мәдәниятне саклау һәм үстерүгә ярдәм итү!

Яңалыклар

Барлык яңалыклар

РФ Президенты Владимир Путин Россия мөселманнарын Ураза бәйрәме башлануы белән котлады

РФ Президенты Владимир Путин Россия мөселманнарын Ураза бәйрәме башлануы белән котлады

"Ураза бәйрәме - күп гасырлар дәвамында бөтен дөньяда ислам динен тотучы төп дини бәйрәмнәрнең берсе. Изге Рамазан аен тәмамлап, ул тирән әхлакый мәгънәгә ия, яңарышның шатлыгын, камиллеккә омтылуны, игелек кылырга, мохтаҗларга ярдәм итәргә әзер булуны гәүдәләндерә", - диелә телеграммада.

Дәүләт башлыгы ассызыклаганча, Россия мөселманнары ата-бабаларының бай рухи, тарихи мирасына сак карыйлар, "ата-бабаларының васыятьләрен һәм гореф-гадәтләрен хөрмәт итәләр, үсеп килүче буынны аларга җәлеп итәләр".