animateMainmenucolor
activeMenucolor
"Изге Нур" телебезне һәм мәдәниятебезне саклаучы хәйрия фонды

Бөтендөнья буйлап таралган татар телебезне, мәдәниятебезне саклау һәм үстерүдә ярдәм итү!

Яңалыклар

Барлык яңалыклар

«Изге Нур» – өмет һәм мәгърифәтнең изге нуры". "Бизнес Онлайн"электрон эшлекле газета мәкаләсе

«Изге Нур» – өмет һәм мәгърифәтнең изге нуры". "Бизнес Онлайн"электрон эшлекле газета мәкаләсе
Татарстанның “Бизнес Онлайн” электрон эшлекле газетасы
“Изге Нур” фонды турында мәкалә бастырды. Бу мәкалә белән
безнең сайтта таныша аласыз:
Яңа хәйрия фонды татар телен популярлаштыру буенча үзенең
өр-яңа проектын тәкъдим итте.


Быелгы Сабантуйда Татарстанның “Изге Нур” хәйрия фонды үзе турында яхшы
яктан белгертте. Әлеге хәйрия фонды бер мәйданда әле сәхнәгә яңа аяк баскан
һәм халык инде яратып өлгергән 30га якын артистны җыйды. Шулай ук оешма
паркны төзекләндерү һәм балалар йортына ярдәм итүне күздә тота. Безгә
фондның эшчәнлеге белән танышырга һәм аның эш нәтиҗәләрен күрергә
мөмкинлек туды. Алар шаккатыра беләләр!


САБАНТУЙ КҮГЕНДӘ ЙОЛДЫЗЛАР КАБЫНА!


Казанның Тынычлык бистәсендә узган Сабантуй бик матур вакыйгага
әверелде. Бәйрәмгә татар мәдәниятен һәм телен саклаучы, үстерүче “Изге Нур”
хәйрия фонды ямь өстенә ямь өстәде. Чөнки фонд татар эстрадасының популяр
артистлары һәм “Йолдызлар фабрикасы”ның яшь талантлы катнашучылары
ярдәмендә бик матур хәйрия концерты оештырды.


Чыгыш ясаган җырчылар һәм иҗади төркемнәр (аларның күбесе төбәкара,
россиякүләм һәм дөньякүләм конкурслар лауреатлары) бөтен дөньядан җыелган
Сабантуй кунакларына татар мәдәниятенең зур бәйрәмен бүләк иттеләр (Казанда
бу көннәрдә чит ил кешеләре бик күп иде). Сәхнәдә Гөлсирин Абдуллина, Азат
Абитов, Мөнир Рахмаев, Айгөл Кәримова, Рәнис Габбасов, Айсылу Габдинова,
Лилиана Газизова, Флорит Гыйззәтуллин, “Ямьле” триосы, яшь талантлы җырчы
Яна Романова, “Виртуоз” гитаристлар ансамбле, «Вера-Надежда-Любовь»,
ансамбле, “Амира” шәрык бию студиясе вәкилләре һәм башкалар чыгыш ясады.
Эстрада десантының башлыгы – Россия һәм Татарстанның халык артисты,
кабатланмас моңлы тавыш иясе – Венера Ганиева булды. Шунысын да искәртеп
үтәргә кирәк: Венера Әхәтовна “Изге Нур” хәйрия фондын карап үстерүче. “Милли
бәйрәмнәр арасында Сабантуй үзенә бер аерым урынны алып тора, - дип
кунакларга мөрәҗәгать итте татар эстрадасы йолдызы. - Бу бәйрәм милли
колориты, йола, гореф-гадәтләре, яшьлек дәрте, уен-көлкеле булуы белән бер
кешене дә битараф калдырмый. Безнең яраткан бәйрәмебезгә “Изге Нур” хәйрия
фонды зур бүләк ясады: татар эстрадасының популяр җырчылары белән берьюлы
“Йолдызлар фабрика”сының яшь талантлары чыгыш ясады. Бүген без меңъеллык
традицияләребезне, мәдәниятебезне һәм телебезне яратуыбызны тагын бер кат
дәлилләрбез. Чын күңелемнән һәр катнашучыга һәм бәйрәм кунагына нык
сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге, Татарстан һәм Россиядәге төрле милләтләргә
хезмәт итүегезне телим”.


Айдар Идрисов “Изге Нур” хәйрия фонды рәисе сүзләренчә, “бары тик уртак тырышлык белән
генә халыкның төп байлыгын: йолаларын, телен, иҗатын, ягъни катлаулы, күп
планлы мәдәниятен саклап һәм үстереп була”.  “Бөтенебез дә яраткан һәм хөрмәт
иткән бәйрәмебез Сабантуй – Татарстанда төп вакыйгаларның берсе, - ди Айдар
Идрисов. Элек-электән үк әлеге бәйрәм татар халкының рухи байлыгын, милли
йолаларын, гореф-гадәтләрен, тарихи һәм мәдәни кыйммәтләрен чагылдыручы
бәйрәм булган. Сабантуй бәйрәме кешеләрне ярату, толерантлык һәм кунакчыллык символы булып тора”.

«Уртак тырышлык белән генә...»
“Изге Нур” хәйрия фонды – чыгыштырмача яшь проект, ул 2018 нче ел башында
оештырылган. Бу фодның максаты – татар телен өйрәнүне популярлаштыру, аны
саклау һәм халкыбызның милли гореф-гадәтләрен үстерү.
“Кызганычка каршы, бүгенге көндә без һәм башка бик күп буын тәрбияләнгән
милли гореф-гадәтләр, кыйммәтләр югала бара, - дип сөйли фонд турында Айдар
Идрисов. – Өлкән буын өчен кадерле булган туган тел, йолалар яшьләр өчен
кызык түгел. Ләкин “Изге Нур” фонды моның белән килешергә теләми. Бу
кыйммәтләр барысы да безнең балаларыбызга да кадерле булырга тиеш. Шуңа
күрә яшь буынга туган телнең матурлыгын тою, аны саклау һәм өйрәнү ихтыяҗын,
милли мәдәниятнең кадерле мирас икәнлеген аңлатырга кирәк. Безнең фондның
нигезендә яшь буынның рухи яктан үсеше, милли традицияләр, гореф-гадәтләр,
тәҗрибәләр ярдәмендә милли үзаң, үз халкыңа һәм туган телгә хөрмәт тәрбияләү ята”.

“Киләчәкне кайгыртып...”
 
Әйтелгән фикерләрнең барысы да “Изге Нур” фонды эшчәнлеген
планлаштырганда истә тотылган. Программада өч юнәлештә эш каралган:
хәйриячелек һәм ярдәм итү; белем һәм тәрбия бирү; массакүләм мәдәни чаралар
(бу юнәлеш буенча актив эшләр бара). Фондның эшчәнлеге белән теләгән һәр
кеше хәйриячелек оешмасының сайтында таныша ала.
Тынычлык бистәсендә уздырылган Сабантуй белән беррәттән, “Татарстанның
парклары һәм бакчалары” программасы кысаларында, “Изге Нур” фонды “Казан
арты” паркын төзекләндерү эшен башлады. Бу парк Биектау районында урнашкан,
ел саен биредә “Түгәрәк уен” Бөтендөнья татар фольклоры фестивале
уздырылып килә.Фонд ярдәме белән балалар өчен аттракционнар, атынгычлар,
утыргычлар куелды. Яңартылган парк зонасын презентацияләү, Сабантуй
бәйрәме кысаларында, 1 нче июльдә үткәрелде. Фонд җитәкчелеге якындагы
киләчәктә татар язучылары һәм композиторларына дан аллеясы ясарга җыена.
 Шулай ук Балаларны саклау көне уңаеннан, республика программасына
нигезләнеп, “Изге Нур” хәйрия фонды Казан кооператив институты сәхнәсендә
бәйрәм оештыруда һәм аны үткәрүдә актив катнашты. Шуның өчен рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Яшь талантлы балаларга ярдәм итү йөзеннән, “Изге Нур” фонды “Балалар
йолдызлар фабрикасы” милли музыкаль конкурсын оештыруны планлаштырды.
Бу конкурстан соң татар җырчылары арасында яңа йолдызлар кабыныр дип
көтелә. Айдар Идрисов әйтүенчә, проект катнашучыларга һәм тамашачыларга
татар теленә һәм милли мәдәни кыйммәтләргә мәхәббәт уятырга мөмкинлек
бирә. Талантларны профессиональ жюри әгъзалары гына түгел, бөтен дөнья
халкы бәяли алачак. Фонд бу масштаблы конкурсны оештыру эшенә инде
кереште, һәм, әйтергә кирәк, ул республика тормышында истә калырлык вакыйга
булыр дип көтелә.


Айдар Идрисов хәйриячелек эшен дә онытмый. Фонд көче һәм ярдәме белән,
Лаеш балалар йортына ярдәм итү акциясе узды. Балалар йорты җитәкчелеге һәм
анда тәрбияләнүчеләр “Изге Нур” фондын юмарт булуы һәм яхшы мөгаләмәсе
өчен хөрмәт итә.


«Әлбәттә, безнең бу тырышлыгыбыз халкыбыз ярдәменнән һәм
игътибарыннан башка була алмый, - дип ассызыклады Айдар Идрисов. –
Уртак көч белән генә без төп байлыгыбыз булган татар мәдәниятен,
традицияләрен, телен саклый һәм үстерә алабыз”.