
Татарлар — күбесенчә Ауразия кыйтгасында яшәгән төрки халык. Халыкара эксперт юрамалары үзен татар дип санаучыларның дөнья буйлап 7 млн. кеше барлыгын күрсәтә.
Татарларның күпчелеге — Русия байрагы Русия Федерациясендә яши. Шуларның якынча 4,6 млн. кеше Идел-Урал буенда урнашкан, Татарстан Республикасында яшәгән халыкның күпчелеген тәшкил итә.
Татарлар өч төп төркемгә бүленәләр: идел буе-урал, себер, әстерхан.
Татар теле

Татар теле - татарларның милли теле, Татарстан Республикасының дәүләт теле, һәм Россия Федерациясендә таралуы һәм сөйләшучеләр саны буенча икече урында торучы милли тел. Төркителләрнең кыпчак төркеменә керә (Алтай телләре гаиләсе).
Татар теле Татарстанда, шулай ук Башкортстанын үзәк хәм көнбатыш өлешләрендә, Удмуртиянең кайбер районнарында, Мордовиядә,Чувашиядә,Чиләбе өлкәсендә, Самара,Әстерхан,Саратов,Нижегородск, Пемза,Рязань, Тамбов,Курган,Томск якларында,Перьм өлкәсендә,шулай ук Үзбәкстан,Казахстан,Әзербайҗан, Кыргыз, Таджикистан ,Төркмән якларында киң таралган.
Татар теле шулай ук башкортлар, русслар,чувашлар марыйлар һәм тагын берникадәр Россия халкы арасында таралган.
Тулырак
Татарстан Республикасы

Татарстан Республикасы - Россия Федерациясе үзәгендә, Көнчыгыш Европа тигезлегендә, Идел һәм Кама елгалары кушылган җирдә урнашкан.
- Мәйданы: 67836,2 кв.км.
- Башкаласы: Казан шәһәре.
- Административ-территориаль бүленеше: 43 муниципаль район һәм 2 шәһәр округы (Казан һәм Чаллы).
- Халкы: саны – 3803,2 мең кеше (2012 ел), татарлар – 53,2%, руслар – 39,7% (2010 ел халык санын алу).
Тулырак